news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов имамнарга матур вәгазь сөйләү осталыгы мөһимлеген искәртте

"Татар теле матурлыгын да күрсәтә алабыз, шул ук вакытта, татарча сөйләшмичә, абруен да төшерә алабыз", - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов имамнарга татарча матур итеп вәгазь сөйләү осталыгы кирәклеген искәртте.

«Мөхтәсибәт җитәкчесенә, имамнарга тел осталыгы кирәк. Татар теле матурлыгын да күрсәтә алабыз, шул ук вакытта, татарча сөйләшмичә, абруен да төшерә алабыз. Вәгазьләр сөйләргә өйрәтик. Матур вәгазь осталыгына өйрәнсеннәр дигән теләгемне җиткергән идем. Нәзарәт бу эшкә тотынды», — дип белдерде Марат Әхмәтов.

Ул үзенең телне саклау буенча яңа вазифага билгеләнгәч, телнең байлыгын ничек сеңдерергә дигән сорау җавап эзләп, беренче чиратта мөфтигә мөрәҗәгать иткәнен искәртте.

«Мөхтәсибәтләребезне, мәчетләребезне йөзләгән мең милләттәшләрнең иң зур аудиториясе дип саныйм. Бирегә килгән һәркем Аллаһы Тәгалә белән сөйләшергә килә. Телебез язмышы, киләчәге турында җиткерә алулары бик кирәк», — дип белдерде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100