Камил Сәмигуллин: Тиздән республикада тирән гыйлемле Коръән-хафизлар эшли башлар

«2020 елда „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ аудиоверсия һәм мобиль кушымталар форматында чыкты. Коръәнне аңларга теләгән һәркем кесә телефоннарына йөкләп тыңлый ала», — диде мөфти.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикада тирән гыйлемле Коръән-хафизлар эшли башлаячагына ышанычын белдерде.

Ул 2018 елда Ливанның әл-Җинан университетында Коръәннең 10 кыйраәте буенча беренче Россия белгече әзерләнгәнен искәртте. Рушан хәзрәт Йосыпов Татарстанда хезмәт итә. Бүген Татарстанда тагын бер шундый белгеч эшли — ул Әхмәт хәзрәт Ибраһимов. 

«2020 елда шушы хәзрәтләрне җәлеп итеп, нәзарәт Коръәннең 10 кыйраәте буенча белгечләр әзерләү курсларын башлап җибәрде. Димәк, тиздән республикада тирән гыйлемле Коръән-хафизлар эшли башлар», — дип белдерде Диния нәзарәте рәисе.

Мөфти «Әл-Коръән» әманәте буенча чыгышында Коръәнне өйрәнү Диния нәзарәте өчен өстенлекле эш юнәлеше саналганын ассызыклады. «2017 елда Диния нәзарәтенең Коръән басмасы Сириянең вакф министрлыгында тикшерүне уңышлы узып, Россиядә беренче тапкыр халыкара стандартларга җавап бирү турында таныклык алды», — диде.

«Дүрт ел дәвамында Коръән Аятьләрен өйрәнеп, мәгънәләрен аңлаттык. Татарстанда мәгариф системасын үстердек. Татар галимнәре дини тәгълиматлары популярлаштырылды. Безнең тырышлык Татарстанда Ислам үсешенә ныклы фундамент булыр дип ышанабыз», — дип белдерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Ул Диния нәзарәте Коръән басмасы Төркиядә, Үзбәкстанда, Беларусь Республикасында бастырылганын әйтте. 2019 елда Коръәннең татар һәм рус телләрендә тәрҗемәсе басылып чыккан. «2020 елда „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә“ аудиоверсия һәм мобиль кушымталар форматында чыкты. Коръәнне аңларга теләгән һәркем кесә телефоннарына йөкләп тыңлый ала», — диде мөфти.