news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Камил Сәмигуллинны Татарстан мөфтие итеп сайлануы белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе мөфтинең эшчәнлеге шулай ук мөселман җәмәгатьчелегенең башка конфессия вәкилләре белән хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлтелер дип ышана.

(Казан, 12 апрель, «Татар-информ»). Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Камил Сәмигуллинны республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлануы белән котлады. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республика мөселманнары корылтайлары делегатлары тарафыннан күрсәтелгән чираттагы ышаныч — сезнең югары абруегыз, исламның традицион тәгълиматына, мөфтиятнең киң мәгърифәтчелек һәм хәйрия эшчәнлегенә ярдәм итүегезнең дәлиле», — диде Мөхәммәтшин мөфти исеменә җибәрелгән телеграммада.

Парламент башлыгы Рамазан ае алдыннан мөфти эшчәнлеге шулай ук мөселман җәмәгатьчелегенең башка конфессия вәкилләре белән хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлтелер дип ышана.

Элегрәк «Татар-информ» Камил хәзрәтнең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп кабаттан сайлануы турында хәбәр иткән иде. Аның кандидатурасын ТР Диния нәзарәтенең VIII съезды делегатлары бертавыштан хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100