Бөгелмәдә VII “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак

Быелгы фестивальдә 150ләп кеше катнашачак.

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). 23 март көнне Бөгелмә шәһәрендә VII “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Бу турыда Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Әлеге чараны уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Быелгы фестивальдә 150ләп кеше катнашу теләген белдерде. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән катнашучылар бар. Аларның күбесе - мәдрәсә шәкертләре. Теләгән һәр кеше бу бәйгедә катнаша ала”, - диде Рамил хәзрәт Хөснетдинов.

Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештырачак.

  • Фестиваль өч яшь төркемендә уздырылачак: 7-12 яшьлекләр; 13-17 яшьлекләр; 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантлар чыгышларын акапелло рәвешендә башкарачак.