Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Ярдәм" фонды инвалидлар декадасы кысаларында традицион хәйрия ашы уздырды
Хәйрия ашына начар күрүчеләр, коляскада йөрүчеләр, ДЦП белән интегүчеләр һәм башкалар төшке чакырылды.
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Инвалидлар декадасы кысаларында «Ярдәм» фонды мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия ашы уздырды. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәйрия ашына күзләре начар булган, ишетү сәләте бозылган, коляскалары, терәк — хәрәкәт аппараты авырулары булган, ДЦП белән интегүче, шулай ук Казанның Юдино бистәсендәге инвалидлар җәмгыяте әгъзалары килгән.
Фонд вәкиле — Казанның Киров һәм Мәскәү районнары имам — мөхтәсибе урынбасары Хәбир хәзрәт Ханов билгеләп үткәнчә, инвалидлар декадасын оештыру өчен үз эшенең юнәлешләрен һәм ниятләренең ихласлыгын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. «Безнең ниятләребез һәм эшләребез туры килгәндә, без зур нәтиҗәләргә ирешә алабыз», — диде ул.
Бөтенроссия инвалидлар иҗтимагый оешмасының татар төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин «Ярдәм» фондында очрашуны инвалидлар декадасы уңаеннан билгеләп үтте һәм чараны уздырган өчен оешма җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз