Олы Әтнәдә Мәүлид кичәсе узды

Кичә концерт номерлары белән аралашып барды.

(Әтнә, 11 декабрь, "Татар-информ", "Әтнә Таңы", Сүрия Мингатина). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне — Ислам дөньясында зур тантана көне (2016 елда 12 декабрьга туры килә). Бу көнне сөекле Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. 10 декабрь көнне, Татарстанның Әтнә районы үзәгендә, дәүләт драма театрының тамаша залында Мәүлид кичәсе узды, дип яза "Әтнә таңы" район газетасы.

Монда район муллалары, абыстайлары, дин тотучылар, Ислам динен хөрмәт итүчеләр, өйрәнә башлаучылар җыелды. Кичә концерт номерлары белән аралашып барды.