Казанда “Таян Аллага!” конкурсына нәтиҗә ясала

Конкурс нәтиҗәләре буенча авторларның әдәби эшләре җыентыгын чыгару планлаштырыла

  (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанда “Таян Аллага!” III әдәби конкурсына нәтиҗә ясала. Бу чараның төп максаты татар яшьләре арасында талантларны эзләү һәм аларның игътибарын исламга җәлеп итүдән гыйбарәт.
Конкурсны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды.
Тантаналы чарада конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Тәҗрибәле жюри заман яшьләренең әдәби талантына бәя бирәчәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча авторларның әдәби эшләре җыентыгын чыгару планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.