Татарстан имамнары сәнгатьле сөйләм кагыйдәләренә багышланган дәрес тыңлады

Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен укулар башланды. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга тәҗрибәле тел белгечләре, дин галимнәре булыша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар өчен беренче лекцияне сәхнә теле укытучысы, филология фәннәре докторы Гаптрәүф Нуриев алып барды. Лекция сәнгатьле сөйләм кагыйдәләрен өйрәнү мәсьәләләренә багышланды.

Белем арттыру курсы кысаларында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин иске имлә, мөгаллимнәр Илсияр Шиһапова һәм Земфира Ибәтова әдәби тел нигезләре, ТР Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе Рөстәм Нургалиев ислам динендә бурыч-әҗәтләр темасы буенча дәрес үткәрәчәк.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен оештырылган квалификация күтәрү курслары Татарстан мөселманары Диния нәзарәтенең Пленум утырышы белән төгәлләнәчәк.