Ямбай мәчетенең якшәмбе мәктәбе яңа уку аудиторияләренә күченә

Октябрь революциясенә кадәр Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков комплексындагы уку йорты Себердә ислам мәгарифе үзәкләренең берсе булып санала.
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендә Ямбай мөселман дини оешмасының якшәмбе мәктәбендә яңа уку аудиторияләре барлыкка килде. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Ямбай мәчетенә йөрүчеләрне чын күңелдән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.Унтугызынчы гасыр башында җирле сәүдәгәр-меценат Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуков акчасына төзелгән борынгы тарихи-архитектура һәйкәленең бер бинасында ремонт ясаганнар. Бу эшләрне биредәге мөселман дини оешмасы өлкә мөселманнары диния нәзарәте һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты  белән бергә башкарган.Хәзер уку аудиторияләрендә кирәкле җиһазлар бар, сыйфатлы һәм уңайлы белем бирү өчен барлык шартлар да тудырылган, дип яза Динар Нәфыйков. Октябрь революциясенә кадәр Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков комплексы мөселман дин әһелләре өчен уку йортын үз эченә алган. Ул Себердә ислам мәгарифе үзәкләренең берсе булып санала. Биредә 19 гасыр ахырындагы күп кенә танылган мөселман дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белем ала.Мәдрәсә бинасында татар мәдәнияте музее урнашкан. Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчетнең якшәмбе мәктәбе өлкә мөселманнары диния нәзарәтенә карый. Укытучылар сүзләренә караганда, революциягә кадәр булган Ямбай мәдрәсәсе традицияләрен лаеклы дәвам иттерүче булып тора, диелә хәбәрдә.