Мөфти Равил Гайнетдин Фәндәс Сафиуллин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Фәндәс ага һәр хезмәтен хәрбиләрчә төгәллек һәм илен сөйгән батыр мәхәббәте белән намуслы итеп башкарды.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, Татар милли хәрәкәтенең танылган активисты һәм Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге рәисе Фәндәс Сафиуллин 85 яшендә вафат булды. Мөфти шәех Равил Гайнетдин кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән җәмәгать эшлеклесе Сафиуллинның Фәндәс Шакир улы вафаты сәбәпле, аның туганнарының, фикердәшләренең һәм гомумән, бар татар халкының кайгысын уртаклашам. 

Фәндәс ага милләт җанлы һәм халкына тугры, кыю фикерле шәхес булып истә калыр. Озак еллар ул Совет Армиясе офицеры булып хезмәт иткән, хәрби хезмәтен төгәлләгәч тә, халыкны кайгырту, милләтне үстерү юлыннан барды. Туплаган тәҗрибәсе, белеме белән Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең рәисе булды. Соңгы вазифалары аның өчен бигрәк тә мөһим иде һәм Фәндәс ага аларны хәрбиләрчә төгәллек һәм илен сөйгән батыр мәхәббәте белән намуслы итеп башкарды.

Узган гасырның 90нчы елларында илебезгә кайткан дин иреге һәм милли яңарышта Фәндәс Сафиуллинның өлеше биниһая зур. Ул депутатлык хезмәтендә даими рәвештә федерализм төзелешен үстерүне, милли республикаларны саклауны яклады, бар халыкларның тигез хокуклылыгын алга сөрде. Шуның белән ул халкы һәм Ватанына Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итте дия алабыз. 

Берсүзсез, Фәндәс ага Ислам дине кыйммәтләрен белүче, аларны хөрмәт итүче һәм тормышка ашырырга тырышучы иде. Мөселман җәмәгатьчелеге бу хакта белә һәм әлеге олуг шәхесне чиксез хөрмәт итә. Моннан соң да Фәндәс Шакир улы өчен гел догада калыйк. Аның җаны Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәте һәм мәгъфирәтендә булсын, җир йөзендә яшәгәндә гөнаһлары булган булса, кичерелсен һәм Аллаһы Раббыбыз өммәтебезнең бу кыю фикерле, батыр егетен Җәннәт бакчалары белән бүләкләсен иде. 

 Хаклыкта, без барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аңа кайтачакбыз», — диелгән РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин юллаган кайгынамәдә.