420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 2020 елда Болгар ислам академиясе җитәкчелеге татар теленнән олимпиада оештырачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә академия ректоры Данияр Абдрахманов хәбәр итте.
“Быел Болгарда “Россия мөселманнарының дини мирасы” халыкара форумында рус һәм гарәп телләре буенча олимпиадалар узачак. Киләсе елда без олимпиаданы татар теле буенча да үткәрергә тырышачакбыз", - диде Данияр Абдрахманов.
Чара кысаларында быел студентлар арасында гарәп телен белү дәрәҗәсен тикшерәчәкләр, моннан тыш, академиянең чит ил кунаклары үзләренең рус телен белү дәрәҗәләрен тикшерә алачак.