Татарстан мөфтие тоткыннар белән очраша

Мөфти аларның дини кыйммәтләргә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ").  Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәүге тапкыр Мамадыш районының Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениедәге тоткыннар белән очраша. Биредә Камил хәзрәт аларның  дини кыйммәтләргә кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк һәм намаз укыячак, дип җиткерә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөфтинең колония җитәкчелеге белән тәрбия эшләренә кагылышлы аерым сөйләшүе дә көтелә.

Сүз уңаеннан, бүген шулай ук Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең 5 нче төзәтү колониясендә тоткыннар арасында Коръән бәйгесе дә үткәрелә. Конкурста 30га якын кеше катнаша.