Татарстан мөфтие колония тоткыннары белән аралашты

Нәзарәт Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мамадыш районында. Әлеге сәфәре кысаларында Камил хәзрәт Дегетле авылында урнашкан 17 нче колония-поселениедә булды һәм тоткыннар белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөфти хәзрәтләрен аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгының дин тотучылар белән эшне оештыру буенча ярдәмчесе Рафаэль Дәүлиев, 17нче колония-поселение җитәкчесе Раил Сәгыйтов һәм Мамадыш районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин озатып йөргән.

Хәзерге вакытта әлеге колониядә 92 ир-ат һәм 52 хатын-кыз җәза үтә. Камил хәзрәт тоткыннарның яшәү урыннарын, ашханәне карады һәм иректән мәхрүм итүчеләрнең үзләре белән очрашып сөйләшкән. Мөфти аларга ислам дине кыйммәтләре хакында җиткергән һәм кешегә Аллаһ тарафыннан бирелгән нигъмәтләрнең кадерен белүгә чакырган вәгазь ирештергән. Тоткыннар җавап итеп Камил хәзрәттән гөнаһларның гафу ителү шартларына, дин тарихына кагылышлы һәм башка күптөрле сорауларын бирә алган. Әлеге очрашу кысаларында 17 нче колония-поселение җитәкчелеге Диния нәзарәтенә һәрдаим корбан итләре, дини китаплар белән тәэмин итеп торуына олы рәхмәтләрен җиткергән.

Мәгълүм булганча, нәзарәт Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүген Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшләп килә, тоткыннар белән эшләү өчен махсус имамнар әзерләү, аларны эшләтүдә аерым эш дә алып барыла.