news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ингушетиядә яңа мөфти сайланды

Элеккеге мөфти Абдурахман Мартазанов апрель аенда коронавирустан үлде.

(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Ингушетия мөселманнары Дини үзәге башлыгы итеп республиканың элеккеге мөфтие Исса Хамхоев сайланды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

10 августта республикада төбәк мөселманнары Дини үзәге башлыгын сайладылар, ул карантин аркасында билгесез вакытка күчерелгән иде. Утырышта ачык тавыш бирү вакытында голәмәләр шурасы һәм торак пунктларның имамнары Хамхоевны мөфти итеп сайлады.

Элеккеге мөфти Абдурахман Мартазанов апрельдә коронавирустан үлгән иде. Апрель уртасында голәмәләр шурасы карары белән әлеге вазифага соңгы вакытта мөфтинең беренче урынбасары булган Магомед Хаштыров билгеләнгән иде.

Ингушетиядә устав буенча мөфти һәм казыйны һәр биш ел саен сайлыйлар. Кайсы да булса кандидатны күрсәтү буенча агитация программалары үткәрелмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100