Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде

Казанда корбан чалу 19 мәйданчыкта башкарылачак.
(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. 2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге 4.00тә башлана. Гает намазы 04:30 сәгатьтә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә. Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә.Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.1. «Казан Нуры», Фатыйх Әмирхан ур., 32. «Салихҗан», Бестужев ур., 66а3. «Әл-Мәрҗани», Каюм Насыйри ур., 174. «Гадел», Оренбург проезды, 1935. «Ризван», Хөсәин Мәүлетов ур., 48а6. «Апанай», Каюм Насыйри ур., 277. «Тынычлык», Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)8. Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс, Бертуган Петряевлар урамы9. «Ярдәм», Серов урамы, 4а10. «Рамазан», Окольная урамы, 25б11. «Мәүлид», Селянская урамы, 23 (Залесный)12. «Җомга», Ильич урамы, 413. «Коддус», Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)14. «Иман Нуры», Дорожная урамы, 32а (Нагорный)15. «Дин-Ислам»16. «Билал», Иркен урамы, 29 (Вознесенское)17. Корбан чалу комплексы, Мамадыш тракты, 4018. «Рәҗәп», Энгельс урамы, 20Татарстанның зур шәһәрләрендә корбан чалу урыннары1. Яшел үзәнҖәмигъ мәчет янында – Гоголь урамы, 19, тел. +7(843)714-08-862. Чистай“Ислам” үзәгендә (Нариманов урамы, 74) һәм “Әнәс” мәчетендә (Мичурин урамы, 10б)3. Түбән КамаҮзәк мәчет янында – Химиклар проспекты, 594. ЧаллыСидоровка бистәсендә (элекке ит комбинаты артында), тел. +7(967)464-39-385. ӘлмәтБигәш урамында урнашкан махсус мәйданчыкта (Әлмәт кыр аэродромы), тел.: +79276707970, +79520310570, +78553457145.