Рамазан ае керү белән, Чувашия Республикасы авылларында Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре язылган баннерлар барлыкка килде

Мондый социаль реклама әлеге республика өчен яңалык түгел

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Рамазан ае керү белән, Чувашия Республикасы авылларында Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре язылган баннерлар барлыкка килде. Мондый социаль реклама әлеге республика өчен яңалык түгел. Чувашия мөфтияте резиденциясе урнашкан Шыгырдан авылында игелек эшләргә чакырган баннерлар узган елда ук куелган булган.

Чувашия мөфтияте аппараты җитәкчесе Мансур хәзрәт Хәйбуллов сүзләренә караганда, алар Рамазан аенда баннерларны яңартырга ниятләгән. “Хәзер яңаларын урнаштырабыз. Аларда татар телендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең Рамазан ае турында сүзләре язылган. Изге ай тәмамлангач, алар урынында әти-әниләргә хөрмәт белән карауга, игелек эшләргә чакырган баннерлар булачак”, – диде Мансур хәзрәт.

“Мондый баннерларны кую урыннарын мөфтият иң элек авыллар хакимияте белән килештерә. Чувашия мөфтияте аларны реклама белән шөгыльләнүче дизайнерларда ясата. Шуңа күрә алар тышкы яктан бик матур күренә һәм авылларыбызны бизәп тора”, - диде Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Марат Айзатуллов.