Мөфти Әлбир Крганов Казанда Россиянең беренче мөфтие китабын тәкъдим итә

Китап 12 нче июньдә КФУда презентацияләнә

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Казанда татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” форумы вакытында, Россиянең беренче мөфтие, Оренбург мөселман дини җыелышы рәисе Мөхәмәдҗан Хөсәенов (1756-1824) 1802 елда басмага әзерләгән китапның презентациясе узачак. Татар дөньясы өчен бу зур вакыйга 12 июньдә Казан федераль университетында үтәчәк.

Мөфти әзерләгән дин галиме Мөхәммәд Устуваниның «Устувани китабы» яки «Мөһим дини мәсьәләләр җыентыгы” китабын, Әлбир Крганов җитәкләгән Мәскәү мөфтияте, “Зур Казан” типографиясендә нәшер итте. Бу җыентык, Мәскәү мөфтиятенең дини, фәнни һәм тарихи китаплар сериясен бастыруны максат итеп куйган “Россия мөселманнары мирасы” проекты кысаларында, яңадан халкыбыз хозурына тапшырыла.

1802 елда Казанда басылган китапны Мәскәү мөфтиятенә танылган журналист Рафис Җәмдихан тапшыра. Китапны янәдән бастыру эшләрен яшь галим, Татарстан Фәннәр Академиясенең татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү бүлеге институты аспиранты Александр Долгов алып бара.

Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов белдергәнчә, хәзерге вакытта дини мирасыбызны яңарту, кайтару һәм революциягә кадәр динебезгә, халкыбызга хезмәт иткән шәхесләрнең исемнәрен популярлаштыру мөһим эшләрнең берсе булып тора. Шушы максатларны истә тотып, “Россия мөселманнары мирасы” проектын башлап җибәрдек. Дини һәм язма мирасны популярлаштыру мәсьәләсен 2016 һәм 2017 елларда татар китабын бастыру белән бәйле булган ике зур юбилей тагын да актуальләштерә. 2017 елда Россия императоры Павел Беренченең “Татар, фарсы, һәм гарәп телләрендә укыту һәм мәгърифәт таратуга китап бастыру өчен ирекле татар типографиясе”н ачу фәрманына кул куюына 220 ел тула. Ә 2016 елда Казан типографиясендә беренче татар китаплары басылуга 215 ел, диде Мәскәү шәһәре һәм Үзәк регионның “Мәскәү мөфтияте”, Чуашстан Диния нәзарәте мөфтие, Россиянең Иҗтимагый Палатасы әгъзасе Әлбир Крганов.

Әлеге китап башта ул китап кулъязма рәвешендә тарала, 1802 елда беренче тапкыр Казанда китап итеп нәшер ителә. Устувани китабы 190 биттән тора. Китап ислам гыйлеменә бәйле бөтен мәсьәләләрне дә күтәрә. Биредә гакыйдә, фикһ юнәлешендә бик күп сорауларга җавап бирелә.

1802 елда басылган китапта «Устувани китабы»ннан тыш, өстәмә бүлек тә бар. Ул – Хәнәфи мәзһәбе мирасы булган «Фатава Татархания». Аннан соң китапта намазда укыла торган догаларның татарчага тәрҗемәсе бирелә. Ахырда «Мөфти Мөхәмәдҗан фәтвасы» дип тәмамланган иман һәм никах яңарту текстлары бирелә. Иң ахырда китапны бастыручы Туктамыш улы Габделгазиз Бурашевка дога уку сорала.

Китап татар телендә басылды. Шулай ук басмага 1802 елда нәшер ителгән китапның фотокопиясе урнаштырылды.

Беренче Россия мөфтие әзерләгән китап 12 июньдә 15.00 сәгатьтә КФУында дин әһелләре форумының “Мәктәп һәм дин” секциясе вакытында тәкъдим ителә (Татарстан урамы, 2).