Кайбыч районында яңа мәчет ачылды

Мәчетне ачу тантанасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Кичә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кайбыч районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район хакимияте башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашты. Очрашуда Кайбыч районы имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин да катнашты.

Анда сүз ике яклы хәзмәттәшлек, мәхәлләләр эшчәнлеге һәм Рамазан аена әзерлек турында барды. Альберт Рәхмәтуллин Дамир хәзрәт Гыйниятуллинның эшчәнлеген уңай бәяләп, озак еллар дәвамында бергә килешеп эшләүнең шактый нәтиҗәле булуын ассызыклады.

Эшлекле сәфәр барышында, Камил хәзрәт Сәмигуллин Коланга тимер юл станциясе бистәсендә салынган яңа мәчетне ачу тантанасында катнашты. Иң элек, ул Коръән аятьләре укыды һәм авыл халкын әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде, мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерде. Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп узганча, яңа мәчетнең Рамазан ае алдыннан ачылуы - икеләтә куанычлы күренеш. Димәк, Коланга авылында яшәүче мөселманнар күмәкләшеп Тәравих намазларын укый, ифтар ашларын зурлап уздыра алачак. Шуннан соң, ТР мөфтие мәчет төзелешенә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды, хәйрияче Руслан Хафизовны аерым билгеләп узды. Сүз уңаеннан, “Минбәян” дип аталган яңа мәчет Руслан Хафизовның әбисенең исемен йөртәчәк.

Альберт Рәхмәтуллин “Минбәян” мәчетенең әһәмиятен ассызыклап, яңа иман йортының бик уңайлы җирдә – Татарстан белән Чуашстан арасындагы юлда урнашуына игътибар юнәлтте. Юлчылар биредә туктап, намаз укый алачак.

Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.