Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гает көнне Казанда «Рамазан Фест» шәһәркүләм бәйрәм узачак
Бәйрәм программасы 13:00 сәгатьтә башланачак һәм кичке 17:00гә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 13 май көнне Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча зурлап шәһәркүләм «Рамазан Фест» гаилә фестивале үтәчәк.
Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм кичке 17:00гә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Гаилә фестивале «Чорлар бәйләнеше — үткәне, бүгенгесе, киләчәге» концептуаль темасы кысаларында узачак. Программада теманы чагылдыру өчен паркта 3 күңел ачу зонасы — активити-мәйданчыклар урнаштырылачак. Аларның һәркайсы үткәннең, хәзергенең һәм киләчәкнең тематик мохитенә керергә мөмкинлек бирәчәк.
«Үткән заман» мәйданчыгынада тарихи күргәзмә, язу, аш-су осталыгы, каллиграфия, яулык бәйләү буенча мастер-класс, аниматорлар белән уеннар һәм башкалар булачак. «Хәзерге заман» зонасында шарлар, төсле комга язу, сабын куыгы, аниматорлар белән уеннар, куллар белән язу һ.б. көтелә.
Өченче мәйданчыкта — «Киләчәк»тә — фотоконкурс, «Виртуаль чынбарлык күзлекләре» аттракционы, шикәрле шоу, эбру язуы, фәнни шоу, аниматорлар белән уеннар һ.б. узачак. Паркта шулай ук фуд-корт эшләячәк.
Шул ук көнне 10.00дә Казанның «Гаилә» мәчетендә дә (Җ.Фәйзи ур., 2) Гаилә бәйрәме узачак. Балалар өчен батут, понида йөрү булачак. Бәйрәм көндезге 12гә, өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз