Кыргызстанда ислам академиясе төзиләр

Академиядә 200 студент белем алыр дип көтелә, аларның 150се магистратура һәм докторантура программалары буенча укыячак.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Кыргызстанның Токмок шәһәрендә Ислам академиясе бинасына нигез салу тантанасы була, аны төзү өчен мәйданы ике гектар тәшкил иткән җир кишәрлеге бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте «Интерфакс».

«Академиядә 200 студент белем алыр дип көтелә, аларның 150се магистратура һәм докторантура программалары буенча укыячак, шулай ук әзерлек һәм квалификация күтәрү курсларына 50 урын бүленәчәк», — диелә хәбәрдә.

«Дини экстремизм ислам идеяләрен какшатты һәм ул җәмгыятькә куркыныч тудыра, сыйфатлы дини белем аны туктатырга ярдәм итәчәк», — дип әйткән Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров.

Президент билгеләп үткәнчә, дини белемнең сыйфатын яхшырту һәм академик дәрәҗәдә кадрлар әзерләү дини экстремизм куркынычын юкка чыгара алачак, дип хәбәр иткән дәүләт башлыгының матбугат хезмәте.