«Коръән укый торган лампа» җайланмасында намаз уку тәртипләре дә аңлатыла

Лампада гарәп телендә азан әйтелә, тәкъбирдән алып, сүрәләрне укып, намаз тәртипләре аңлатыла, гарәп әлифбасы (кагыйдә нурания), Коръәнне ятлау нигезләре өйрәтелә.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга «Коръән укый торган лампа» җайланмасын тәкъдим иттеләр. Аның ярдәмендә Коръән укылышының аудиосын һәм мәгънәләренең төрле телләрдә тәрҗемәләрен тыңларга мөмкин.

Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбрә иткәнчә, Тәфсир алты телдә — гарәпчә, үзбәкчә, төрекчә, фарсыча, татарча һәм русча бирелә. Соңгы мәгънәви аудиотәрҗемәләрне Татарстан Диния Нәзарәте әзерләгән һәм гаджетны ясаучыларга аның программасына кертү өчен тапшырды.

Әлеге лампа — Коръән һәм аның мәгънәви тәрҗемәләрен тыңлау, өйрәнү, ятлау буенча әсбап булып тора. Пульт яки телефондагы мобиль кушымта ярдәмендә гарәп телендә тулысы белән Коръән тыңлап була, Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре дә тәкъдим ителә.

Татар һәм рус телләрендә аудиотәрҗемәләр нәзарәтнең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы нигезендә эшләнгән — татар телендә диктор Илдар Кыямов, ә рус телендә Биектау районы Калинино авылы имамы Айбек Токтосопиев укый.

Лампа намаз укырга өйрәнүчеләр өчен дә зур мөмкинлекләр бирә: гарәп телендә азан әйтелә, тәкъбирдән алып, сүрәләрне укып, намаз тәртипләре аңлатыла, гарәп әлифбасы (кагыйдә нурания), Коръәнне ятлау нигезләре өйрәтелә.

Җайланмада гарәп телендә «Сахих Бохари», «Мөслим», Имам Нәвавиның «Кырык хәдис» китапларының аудиоверсиясе, «Хиснул-Мөслим» догалар җыентыгы бар. Ул 8 төскә керә ала, аны төнге ут итеп куярга, пульт ярдәмендә таймер функциясеннән файдалану мөмкин.

Файдалану инструкциясе рус телендә бирелә. «Коръән укый торган лампа» ның Инстаграмда рәсми аккаунты бар.