Бүген Кол Шәриф мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

Күргәзмәне оештырганда Кол Шәриф мәчетен проектлауда, төзүдә һәм бизәүдә катнашкан белгечләр белән интервьюлар яздырылган.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Буыннарның чынга ашкан хыялы» күргәзмәсен ачу тантанасы уза. Күргәзмә Кол Шәриф мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышлана.

Күргәзмәне ТР Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, ТР Дәүләт архивы, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты, КФУның Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе оештыра, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Экспозициядә архитекторлар А.Саттаров һәм И. Сәйфуллинның «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларындагы автор модельләре һәм эскизлары тәкъдим ителгән. Алар мәчетнең беренчел образын ясагангандагы хезмәтне чагылдыра.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы биргән документлар шулай ук җәмгыять һәм Россия һәм Татарстан җитәкчелегенең «үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер» төзелешенә аерым игътибар бирүен дәлилли.

Мәчетнең беренче имамы З.Галиуллинның, Татарстан Архитекторлар берлеге рәисе Ф. Зәбированың, «Казан Кремле» баш архитекторы Р. Зәбировның фотосурәтләре һәм документлары мөселман гыйбадәтханәсен торгызу процессын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Күргәзмәне оештырганда Кол Шәриф мәчетен проектлауда, төзүдә һәм бизәүдә катнашкан белгечләр белән махсус видеоинтервьюлар яздырылды. Бу интервьюлар һәм архивтагы видеохроника кадрлары мәчет төзелеше барышындагы атмосфераны тоемларга, проектның җәмәгатьчелек тарафыннан яклау табуын күрсәтергә булыша, диелә хәбәрдә.

Күргәзмә 2021 елның 10 июненә кадәр дәвам итә.