Самарада «Татар бистәсе» татар мәдәнияте фестивале узачак

Фестивальдә 4 яшьтән барлык теләүчеләр дә катнаша ала.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 15 мартта Самарада «Татар бистәсе» татар мәдәнияте фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фестивальне Самара өлкәсе «Дуслык» региональ иҗтимагый оешмасы һәм Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Самара татар милли-мәдәни автономиясе оештырды. Чара «Татар бистәсе» микрорайонында узачак.

Фестивальнең төп идеясе - татар телен һәм татар мәдәниятен саклау һәм үстерү, татар халык мәдәниятен пропагандалау.

Фестивальдә 4 яшьтән барлык теләүчеләр дә катнаша ала.