ТР мөфтие Кыргызстан президентының тормыш иптәшен татар халкының дини традицияләре белән таныштырды

Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил Сәмигуллин Кыргызстан Республикасы президентының тормыш иптәше белән очрашты

 (Казан, 11 март, «Татар-информ»). Бүген ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Кыргызстан Республикасы президентының тормыш иптәше, “Здоровая страна” иҗтимагый фонды рәисе, И.К.Ахунбаев исемендәге Кыргыз дәүләт медицина академиясенең гигиена дисциплиналары кафедрасы доценты Рәисә Атамбаева белән очрашты.

Камил хәзрәт Татарстанда исламның үсеше турында сөйләде, татар халкының дини традицияләре һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте эше белән таныштырды.

Шулай ук ТР мөфтие, хөрмәт йөзеннән, Рәисә Атамбаевага истәлекле бүләк һәм “Хузур” нәшрият йорты бастырган китапларны бүләк итте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.