Мөселманнар Яңа елга аяк басты

Мөселманнар Яңа елга аяк басты

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре арасында мөселманнарның Һиҗри ел исәбе буенча башланган Яңа ел уңаеннан чара булып узды. Анда мәдрәсә мөгаллимнәре һәм шәкертләр катнашты.

Һиҗри ел исәбе (аны ай календаре дип тә атап йөртәләр) 622 елның 16 июлендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккәи Мөнәвәрә шәһәренә һиҗрәте – күчүе белән аңлатыла. Нәкъ шушы елдан Һиҗри ел исәбе башланып китә һәм ул бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итә. Һиҗри буенча ел календаре 354 көннән гыйбарәт, ягъни әлеге календарь егерме тугыз һәм утыз көннәрдән торган унике айны үз эченә ала (кояш баеганнан соң, күктә яңа ай күренгән вакытта, ай башы башлана). Ай календаре без куллана торган календарьдан 11-12 көнгә кыскарак булганга, айлар күчеп йөри. Шул рәвешле алар елның төрле фасылларына туры килә.

Һиҗри 1426 елга багышланган чараның беренче өлешендә әлеге тарихи вакыйгага кагылышлы лекцияләр укылды. Соңыннан шәкертләр бәйге-викторинада ярышты.