Америка университетында Ислам форумы үткәрелә

Америка университетында Ислам форумы үткәрелә

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Кушма Штатлардан алынган мәгълүматларга караганда, Американың Майами университеты һәр елны уздырыла торган II Ислам форумын үткәрергә җыена. Быел ул «Мөселманнар һәм медиа» дип атала һәм мөэмин-мөселманнар белән гаммәви мәгълүмат чаралары арасындагы мөнәсәбәт мәсьәләләренә багышланачак. Анда университет укытучылары һәм галимнәр, шулай ук башка югары уку йортларыннан Ислам дине белгечләре чыгыш ясар дип көтелә. Әлеге форум Америкада яшәүчеләргә Ислам турында тулырак мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк.

Бүгенге көндә Кушма Штатларда 10 миллионнан артык мөселман яши һәм бу сан көннән-көн арта тора. Илдәге мөселманнарның 42 проценты - кара тәнлеләр, 25 проценты -Һиндстаннан һәм Пакыстаннан күчеп килгән кешеләр, ә калганнары - Якын Көнчыгыш илләреннән күчеп килгән мөселманнар. Америкада бүген татарлар да шактый яши. Бирегә һәр елны төрле илләрдән уннарча мең яшь мөселман укырга килә. Тагын ун елдан АКШта яшәүче мөселманнар санының 16 миллионнан да артып китүе көтелә.