“Тәһарәт һәм намаз” китабы Брайль шрифтында басылып чыкты

Бу китап төрле төбәкләрдәге сукырлар оешмалары китапханәләренә бушлай таратылыр дип көтелә

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Һәр ай саен диярлек «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды каршындагы «Нур» нәшрияты үзәге хезмәткәрләре яңа китаплар белән куандырып килә.

«Нур» нәшрияты үзәге директоры, Сукырлар китапханәсе җитәкчесе, беренче төркем инвалид Илгизәр хаҗи Хәмидуллин Брайль шрифтында рус телендә «Тәһарәт һәм намаз» дигән китапның дөнья күрүе турында хәбәр итте.

“Бу китап төрле төбәкләрдәге сукырлар оешмалары китапханәләренә һәм безнең китапханә абоненты булган күзләре күрмәүчеләргә бушлай таратылыр, дип көтелә”, - дип хәбәр итә tatar-islam.ru.