Рәүф Ибраһимовның “Тимер чыбык артына...” дигән яңа китабы басылып чыкты

Күпьеллык тәҗрибәдән күренгәнчә, төрмәдә мәчеткә йөргән 100 кешенең 98е төзәлү юлына баса

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). “Иман” нәшриятында Рәүф Ибраһимовның “Тимер чыбык артына...” дигән яңа китабы басылып чыкты.

Бу җыентык Татарстандагы төрмәләрдә дингә өндәү гамәлен башлап җибәргән мәрхүм Касыйм хәзрәт Нуруллинның тормышына багышланган.

Төзәтү системасында исламны дәгъват кылу зур социаль мәгънәгә ия. Күпьеллык тәҗрибәдән күренгәнчә, төрмәдә мәчеткә йөргән 100 кешенең 98е төзәлү юлына баса. Ә башкалар арасында төрмәгә кабат эләгүчеләрнең проценты югары.

Әлеге китап Касыйм хәзрәтнең туганнары истәлегеннән язып алынган. Ул рәсемнәр белән баетылган. Китап 160 биттән гыйбарәт, дип хәбәр итә www.muslem.ru агентлыгы.