Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчетендә корбан мәҗлесе

Ульяновски шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә корбан мәҗлесе һәм хаҗилар белән очрашу үткәрелде
(Ульяновски, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетендә корбан мәҗлесе булып узды. Өлкәбез үзәгендә яшәүче Рәшит Шиһабетдинов һәм Ульяновски районының Яңа Бидәнге авылында гомер кичерүче Рауза Әхмәтова тарафыннан оештырылган әлеге мәҗлестә мәчет картлары, ак яулыклы әбиләр һәм ханымнар, яңа гына хаҗда булып кайткан мөселман кардәшләребез – җәмгысе йөздән артык кеше катнашты.
Үзәк Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Коръән-Кәримнән сүрәләр укыды һәм, изге ният белән чалынган корбаннарның кабул булуын теләп, дога кылдырды.
- Аллаһыга чалынган корбаннарыбызның ите яки тиресе барып ирешмәс, Раббыбыз өчен безнең тәкъвалыгыбыз, ягъни ниятләребезнең ихлас, чын күңелдән булуы аеруча мөһим, - диде хәзрәт.
Шифалы корбан шулпасын авыз итеп, халкыбызның милли аш-сулары белән тәгамләнгәннән соң, хаҗилар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
- Ульяновски өлкәсеннән бу юлы барлыгы 38 кеше хаҗ кылды. Әгәр адәм баласы анда вакытта бернинди гөнаһ та эшләмәсә, хаҗдан яңа туган бала сыман кайтыр, диелә пәйгамбәребез хәдисендә. Бүген хаҗилар алдында шушы рухи халәтне саклап калу бурычы тора, - диде «Идел-хаҗ» оешмасының Ульяновски өлкәсе буенча вәкиллеге җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Сафин.
Шаләм хаҗи Баһаветдинов үзенең уй-кичерешләрен шигъри юллар аша ирештерде. Киндяковка мәхәлләсеннән Мирза хаҗи сәфәр кылучылар арасында иң өлкәне булган икән. Сигезенче дистәне вакласам да, юлда бернинди авырлык күрмәдем, ди аксакал. Ә Ринат хаҗи Бәрһәев гарәп илләрендә яшәүчеләрнең Россиягә карата җылы мөнәсәбәт күрсәтүләре турында сөенеп сөйләде. Ил башыбыз Путинны якын күрәләр, ихтирам итәләр, ул мөселман дөньясына ныклы күпер салды, дип әйтәләр икән.
Изге сәфәрдән кайтып төшкән хаҗияләребез дә уй-фикерләре белән бүлештеләр. Вырыпай мәхәлләсеннән Фәрзәния апа Арсланова барча теләкләренең дә кабул булуына чиксез сөенә, бер ай дәвамында күбәләк сыман очып йөрдем, ди ул.
Ульяновскидан Разия хаҗиянең cүзләренә дә колак салмый мөмкин түгел.
- Могҗиза бит бу: Гарәфәт тавында басып торганда, улым кәрәзле телефон буенча Мәскәүдә фатир алуы хакында хәбәр итте. Шуңа да әлеге сәфәр миңа фәкать шатлык вә бәхет кенә китерде. Исәнлегегез һәм малыгыз булса, һич икеләнмичә, хаҗга барыгыз! - ди Разия апа.
Рөстәм хәзрәт «Идел-хаҗ» оешмасының Ульяновскида уңышлы гына эшләп килүче вәкиллегенең киләчәккә планнары белән дә уртаклашты.
- Быел Ульяновски шәһәреннән үк Мәккәгә самолет белән очу максаты куябыз. Хаҗга баручылар арасында өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр дә булыр дип өметләнәм. Гаилә, туганнар яки күршеләр белән бер төркемдә бару күпкә уңайлырак. Ислам дине йолаларын һәм шәригать кануннарын җентекләп белмәүчеләр өчен хаҗга китәр алдыннан Үзәк мәчет каршында махсус курслар оештырылачак. Шунысы да гыйбрәтле: быел хаҗиларыбыз арасында бер генә бай кеше дә юк иде, барысы да хәләл маллары - пенсия акчасы һәм хезмәт хаклары хисабына бардылар, - диде хәзрәт.