Ульяновски өлкәсе Үзәк диния назарәте мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиуллов быел корбан итләрен мохтаҗларга бүлеп бирүне хуп күрде

Ульяновски өлкәсе Үзәк диния назарәте мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиуллов быел корбан итләрен мохтаҗларга бүлеп бирүне хуп күрде

(Ульяновски, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Быелгы Корбан гаете мохтаҗларга ярдәм итүнең Ислам динендәге кануннарның берсе икәнен искә төшерде, диде Ульяновски өлкәсе Үзәк диния нәзарәте мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиуллов. Хәзрәт хаклыдыр да: моңа кадәр бу таләпкә әллә ни игътибар юк иде. Мәсәлән, кайбер мәчетләрдә фитыр сәдакасы сыйфатында китерелгән онны, мәчеткә намазга даими йөрүчеләргә генә бүлеп өләшенә иде. Ләкин Фатыйх хәзрәт Алиуллов фикеренчә, һәр мәхәллә үзенең ярлы, ятимнәрен кайгыртырга тиеш. Әгәр аларны барлап, мөмкин кадәр ярдәм итсәләр, мәчетләрнең дә абруе күпкә югарырак булыр иде.

Бу җәһәттән кайбер мәхәлләләрнең тәҗрибәсе дә бар инде. Әйтик, Вырыпай бистәсе мәчетендә, мәхәллә рәисе Илдус Камалетдинов әйтүенчә, мәчет исемлегендә 101 мохтаҗ гаилә бар. Аларның хәл-әхвәлләрен белешеп тору, мөмкин очракларда ярдәм итү – гадәти күренеш.

Җәмигъ мәчеттә дә шуңа охшаш тәҗрибә бар. Ләкин биредә мохтаҗлар мәчеткә килеп мөрәҗәгать иткән очракта гына ярдәм күрсәтелә. Быел исә, имам-хатиб Рөстәм хәзрәт Сафин әйтүенчә, мәчет карамагына тапшырылган ике корбан тәкәсенең берсен моңтаҗларга өләшергә карар кылганнар. Ә икенчесе - мәчет янында табын кору өчен.

Быелгы Корбан бәйрәменең тагын бер үзенчәлеге – мөселман өммәтеннән булган тоткыннарга корбан ите тапшыру омтылышы. Югары Терраса мәчетенә тапшырылган корбан тәкәсе итенең бер өлешен аларга илткәннәр. Ләкин итне зона җитәкчелеге тапшырыга рөхсәт бирмәгән. Мәхәллә вәкилләре 26 тоткын белән очрашкан. Ислам диненең җинаятьләргә карата мөнәсәбәтен аңлатып, вәгазьләр тотканнар.

Гомумән алганда, Ульян өлкәсендә Корбан гаете югары дәрҗәдә узды, диделәр дин әһелләре. Губернатор Сергей Морозов РТР каналының Ульян бүлекчәсе булган ГТРК аша мөселманнарны бу бәйрәм белән котлады. Ә өлкә үзәге башлыгы Сергей Ермаков Гает намазы вакытында берничә мәчеткә барып, анда җыелган халык алдында тәбрик сүзе тоткан.

Газеталарда исә җитәкчеләрнең котлаулары соңрак чыкты, чөнки Гает көне алдыннан редакцияләр эшләмәде.