Башкортстандагы дин кардәшләр Хаҗ сәфәренә китте

Башкортстандагы дин кардәшләр Хаҗ сәфәренә китте

(Уфа, 10 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Узган өч көндә Башкортстаннан зур гына ике төркем мөселманнар Хаҗ сәфәренә китте. Башкортстан аша китүчеләр арасында республика шәһәрләре һәм районнарыннан гына түгел, ә чит төбәкләрдән дә дин кардәшләребез бар. Төмән өлкәсе, Пермь крае, Чиләбе, Ырымбур өлкәләреннән дә татар һәм башкортлар юлга чыкты.

Ерак һәм катлаулы юлга чыгучыларны Уфадагы Үзәк диния нәзараты һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзараты, шулай ук “Ихлас” мәчете әзерләде. Барлык сәяхәт ширкәтләре белән бергәләп һәммә мәшәкатьләрне уңышлы аткарып чыкты алар. Хаҗ сәфәре барышында да барысы да уңай булачак, дип ышандыра сәяхәт фирмалары.

Башкортстан аша быел җәмгысе 300 ләп дин кардәшебез изге сәфәргә барырга булды. Шуларның 127се “Ихлас” мәчете оештыруында әзерләнде изге юлга. “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, булачак хаҗилар тиешле әзерлек сабаклары да алган.

Хаҗга баручыларның беренче төркеме җомга көнне юлга чыкты. Алар башта Казанга барды. Аннан алар Казан халыкара һава аланыннан Сөгуд Гарәбстанына очты. 9 декабрьдә тагын 185 дин кардәш туры Уфадан “Боинг” очкычында Җиддә шәһәренә очып китте. Бу әле Башкортстан тарихында беренче тапкыр туры очу икән.

Уфадагы “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм ярдәмендә быел изге Хаҗ сәфәренә барырга теләүчеләр сизелерлек арткан. Былтыргы белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк бу сәфәргә чыгучылар. Әлеге саваплы һәм ерак сәфәрдән якташлар гыйнвар башында әйләнеп кайтачак.