Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә хаҗилар белән очрашу булды

Быел Хаҗ сәфәрен 19 райондашыбыз кылган.

(Теләче, 10 октябрь, "Татар-информ", "Теләче"). Теләче авылының “Ихлас” мәчетендә хаҗилар белән очрашу булды. Очрашуга килүчеләр әүвәл хаҗилар белән бергә өйлә намазын укыдылар, аннан соң хаҗиларның Хаҗ сәфәре турындагы тәэсирле чыгышларын тыңладылар, дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.

Чараны үзе дә беренче тапкыр олы Хаҗ сәфәре кылган районыбыз мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхив алып барды. Аның әйтүенчә, быел Хаҗ сәфәрен 19 райондашыбыз кылган. Шуның икесе республикабыз Президенты ярдәме белән барган. Хаҗилар арасында яшьләребезнең күп булуы аеруча сөенечле. Хаҗиларның чыгышлар тәэсирле һәм бик үтемле булса да: ”Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрен үз күзләрең белән күрү хәерле. Анда күргәннәрне һәм кичергәннәрне сөйләп кенә аңлатып бетерү мөмкин түгел,” – диде алар бертавыштан.

Очрашуда районыбыз башлыгы Илдус Зарипов та катнашты һәм районыбызда хаҗиларның, бигрәк тә яшь хаҗиларның арта баруын күреп куануын белдерде, диелә район хәбәрендә.