Ростов-Дон татарлары Корбан Гаетенә әзерләнә

Сургут һәм Санкт-Петербургта исә үзәк мәчетләр урнашкан урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк.
(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Иртәгә, 11 август көнне Ростов-Донда Корбан Гаете уңаеннан, бәйрәм намазы укылачак. Бу хакта җирле мөселманнарның Диния нәзарәте хәбәр итә.  Бәйрәм намазы иртәнге 8дә башланачак.  Шулай ук иртәгә Санкт-Петербург һәм Сургут калаларында үтәчәк бәйрәм чаралары сәбәпле, үзәк мәчетләр урнашкан урамнар буйлап автомобиль хәрәкәте туктатылачак.  "Ислам.ру" сайты хәбәр итүенчә, Санкт-Петербургның Кронверск проспекты буйлап транспорт хәрәкәте сәгать 9.30га кадәр чикләнә.  Сургут каласында исә хәрәкәт иртәнге җидедә элеккеге хәленә кайтачак, диелә җирле татарларның социаль челтәрдәге төркемендә.