"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә гарәп телен яңа алымнар кулланып укытачаклар

Төп максат – хәзер дә актуальлеген югалтмаган классик хәзмәтләргә кире кайту.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). "Мөхәммәдия" Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөгаллимнәр шурасы утырышын уздырды. Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган җыелышта мөгаллимнәр һәм экспертлар уку йортында гарәп телен укытуны көчәйтү һәм кирәкле уку әсбаплары белән тәэмин итү хакында сөйләште, дип җиткерә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Җыелыш барышында "Мөхәммәдия"дә республика мәдрәсәләрендә беренчеләрдән булып яңа уку алымнары кертеләчәге хакында әйтелгән.

"Татарларда гарәп телендә язылган бик бай дини мирас бар. Гарәп теле бу уңайдан теге яки бу мәдәниятне халыкара мөселман дөньясы белән тоташтыручы мөһим факторларның берсе. Инкыйлабка кадәр "Мөхәммәдия" шәкертләре чыгарылыш эшләрен гарәп телендә генә язган һәм безгә әлеге традицияне кире кайтарырга кирәк. Без исламны  мирасыбызга таянып һәм Аллаһ тарафыннан ничек иңдерелгән, шулай өйрәтергә тиеш. Безнең максатыбыз хәзер дә актуальлеген югалтмаган классик хәзмәтләргә кире кайту", – дип фикерен җиткергән Камил Сәмигуллин.
 
Мөгаллимнәр Камил хәзрәтнең фикерләрен хуплаган.