news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәләнең Аю авылында ике катлы мәчет төзелә

Аю авылында узган гасырның 90 елларында төзелгән мәчете искергә, таушалган.

Минзәләнең Аю авылында ике катлы мәчет төзелә
http://menzela.ru/

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», «Минзәлә», Дилфас Галиев). Минзәләнең Аю авылында ике катлы мәчет төзелә. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Аю авылында узган гасырның 90 елларында төзелгән мәчете искергә, таушалган. Мөселманнарга гыйбадәт кылу өчен урыны да бик уңайлы түгел. Шуны истә тотып авыл имамы Рәфкат хәзрәт авылда яңа мәчет салдыру идеясен белдергән.

Ул мәчет буласы урынны чистарттырып, тигезләткән һәм фундамент салдырткан. Тиздән мәчетнең стенасын өя башлаячаклар. Имам авыл халкы белән килешенеп авылның үзәк урамында яңа мәчет салдыра башлады. Мәчет буласы урынның каршы ягында Америка тупылларын кистертте. Киләчәктә ике катлы мәчет авылның нуры, яме булачагына шик юк, диелә әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100