news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус шартларында Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре билгеләнде

Гает намазы 31 июль көнне 4.15 сәгатьтә башлана.

Татарстанда коронавирус шартларында Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләре билгеләнде
Владимир Васильев

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Диния нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде. Бу хакта нәзарәт сайтында хәбәр ителә.

Бүген Нәзарәттә шәригать белгечләре һәм казыйлар катнашында Татарстан Республикасында Корбан бәйрәмен үткәрүне оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үтте. Әлеге чара Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков һәм шәригать бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәрләре катнашында үтте.

Татарстан мөфтиятенең шәригать белгечләре һиҗри исәп буенча 1441 елда (милади буенча 2020 ел) бөтендөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе — Корбан гаете (Гыйд әл-әдха) 31 июль (җомга көненә) туры килүен ассызыклап узды.

Дин белгечләре шулай ук Татарстан мәчетләре өчен Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазен уку, гает намазын башкару вакытларын билгеләде: 31 июль көнне мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелу һәм Коръәннән аятьләр укый башлау тәкъдим ителде. Сәгать 3.45 Корбан гаете вәгазьләре укыла башлаячак. Ә гает намазы сәгать 4.15 билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30 корбан чала башларга мөмкин.

Татарстан Республикасы җирлекләре өчен Корбан гаете уңаеннан вәгазь-намазларны әлеге вакыттан да иртәрәк үткәрергә ярамавы хакында әйтелде.

Дөньякүләм пандемия — коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, шәригать белгечләре гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карауны сорадылар. Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Корбан чалу урыннары өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100