Мөселман яшьләре форумында ислам кануннарын тулысынча үтәмәгән мөселманнар да катнаша

Форумда катнашу — бушлай.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Мөселман яшьләре форумында ислам кануннарын тулысынча үтәмәгән мөселманнар, рус телле мөселманнар да катнаша ала. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова сүзләренчә, форум күбрәк рус телендә барачак. Әмма чараның соңгы көнен татар теленә багышларга һәм катнашучы 150 кешегә татар теле нигезләре хакында мәгълүмат бирергә ниятлиләр.

“Шәригать кушканча яшәми торган яшьләребез дә форумда катнаша ала. Ул биш вакыт намаз укымаска, яулык бәйләп йөрмәскә мөмкин. Бары тик гаиләдә ниндидер традицияләрне саклаган, исламның нәрсә икәнен белгән яшьләр килә, барысы белән бергә намазга йөри”, - диде Айгөл Биктимерова.

Сүз уңаеннан, форумда катнашу — бушлай. Чит төбәкләрдән килүчеләр генә юл чыгымнарын үзләре каплый.