Чаллы мәчетләре каршында балалар өчен рухи-мәдәни үзәкләр эшли башлады

Балалар саны буенча иң күпсанлысы булып "Тәүбә" мәчете каршындагы үзәк тора.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Чаллы мәчетләре каршында балалар өчен рухи-мәдәни үзәкләр эшли башлады, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Балалар саны буенча иң күпсанлысы булып "Тәүбә" мәчете каршындагы үзәк тора. Монда 50 бала ял итә. Дәресләр бүген башланып киткән.