Даими рәвештә намаз укыган һәм таравих намазларына йөрүчеләрнең халәте медицина күзлегеннән уңай бәяләнә

Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә таравих намазы ял итү, тынычлану дигәнне аңлата

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Медицина галимнәре Рамазан аенда укый торган таравих намазының организм өчен гаять тә файдалы булуын ачыклаган. Таравих намазы артык майларны “яндырырга”, тәннең сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген, йокыны яхшыртырга, борчулардан һәм төшенкелектән котылырга ярдәм итә дип санала. Даими рәвештә намаз укыган һәм таравих намазларына йөрүчеләрнең халәте медицина күзлегеннән, гомумән, уңай бәяләнә.

Гарәп илләрендә яшәүче мөселманнар таравих намазының шундый яхшы нәрсә икәнлеген күптән белә, күрәсең. Шулай булмаса, Мәдинә шәһәрендә яшәүче мөселманнар, авыз ачып, ифтарда җиңелчә ризыклар белән тукланып, таравихка йөгермәс иде. Ә бездә – халыкка дин яңа гына үтеп керә башлаган җирлектә таравих намазына бик игътибар бирелеп бетерелми кебек. Ифтар мәҗлесләре, берничә сәгатькә сузылып, кунакка йөрешү чарасына әйләнә. Иң күп дигәндә, таравих намазына да бер-ике тапкыр гына барып калына. Ә бит гарәп илләре медицина белгечләре нәкъ менә ифтардан соң якынча бер-ике сәгать узуга, канда шикәрнең иң югары ноктасына җитүен һәм таравих намазын уку өчен иң кулай вакыт булуын искәртә.

Исламда таравих намазының дәрәҗәсе бик зур булуын күрсәтеп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең: “Таравих намазын Рамазанның беренче төнендә укыган кеше гөнаһларыннан чистарыныр, яңа туган сабыйга тиң булыр”, - дигән сүзләрен китерү дә җитә.

Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, таравих намазы ял итү, тынычлану дигәнне аңлата. Көне буе эшләп, ураза тотып, кояш баегач, авыз ачып, ахшам намазын укыгач, мәчеткә таравих намазына барып баскач, чыннан да, ниһаять, дөнья мәшәкатьләреннән ял итәргә мөмкинлек туа.

Бер караганда, таравихны кайда укысаң да, бер кебек. Мәчеттә дә 20 рәкагать, өйдә дә 20 рәкагать. Өйдә булганда, таравих намазында үзең сайлап алган сүрәләрне укып, намазны тиз генә тәмамлап та куясың. Ә мәчеттә Рамазан ае буена җәмәгать белән, имамга оеп укыганда тулы бер Коръән чыгуга шаһит буласың. Иорданиядән килеп, Казандагы “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсендә гарәп теле һәм ислам мәдәниятын укытучы, “Мәңгелеккә юлда” проектын тормышка ашыручы Хусам остаз Абдеррахманның Коръән аятьләрен бөтен күзәнәкләргә үтеп керерлек итеп укуы әле дә сагындыра.

Таравих намазына бәйрәмгә барган кебек барасың, мөслимәләр белән танышасың, үз күреп сөйләшәсең - алар туганнарыңнан да якынрак була башлый. Көн саен яңа йөзләр пәйда була: кемдер бергә укыган курсташын, кемдер – бергә эшләгән хезмәттәшен, кемдер элекке классташларын ияртеп алып килә. Киемнәре шартына бик үк туры килеп бетмәсә дә, кызлар күңелгә барыбер якын. Иң мөһиме – алар мәчеттә намаз укылганын, үзең һәм туганнарың исәнлеге өчен дога кылып булганын аңлап калган.

Таравих укыган кичләр дә шулай тиз генә үтеп китә. Ястү намазын укып, беренче дүрт рәкагать таравихны укырга гына баскан кебек буласың, инде өч рәт таравих та укылган, хәзрәтләрнең вәгазьгә чакырган тавышы ишетелә. Кешеләрнең бердәм, бер дус гаилә булып таравихка йөрүләренең тагын бер сәбәбе – ул да булса шушы вәгазьләр иде. Коръәндәге гыйбрәтле тарихлар, мөселманнарның ислам диненә чакыруы – дәгъват алып баруы, мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләр һәм туганлык, бердәмлек, мөселманнар һәм диндә булмаган кешеләрнең дөнья көтүе, гаилә кыйммәтләре, төш юрау үзенчәлекләре, Корьәнгә сакчыл караш дисеңме – болар вәгазьләрнең берничәсе генә.

Рамазан ае дәвамында дусларга әйләнгән мөселманнарга, таравих намазы тәмамланганнан соң, бер күз төшерү дә җитә. Ир-атлар, һәр кич саен, әйләнәгә басып, бер-берсе белән күрешеп чыга, аннан дога кыла.