Торак мәсьәләсе белән бәйле шартларда гына мөселманнар ипотека кредитыннан файдалана ала

Торак мәсьәләсе белән бәйле шартларда гына мөселманнар ипотека кредитыннан файдалана ала

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнырың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тарафыннан “Торыр урыны булмаган очракта һәм, әгәр дә торагы белән бәйле берәр хәл килеп чыкканда, мөселманнар ипотека кредитыннан файдалана ала” дигән фәтвә кабул ителгән иде.

Ислам кануннары буенча, процентлы акча алып, яки өстәп акча алу бәрабәренә аны башкаларга биреп тору булмаска тиеш. Финанс яктан кыенлыклар килеп чыккан очракта да, мөселманнардан әлеге проблеманы башкача хәл итү сорала.

Кызганычка, Россиядә диннең барлык кануннарын төгәл үтәп бетерә алмаган очраклар бар. Торак мәсьәләсе шуларның берсе булып кала килә. Шуңа да, Татарстан мөселманарының Баш казые динкардәшләребезгә ипотека кредитыннан кулланырга ризалык бирде. “Ләкин кредиттан куллану, торак мәсьәләсе белән бәйле иң кыен шартларда гына хаклы икәнлеген истән чыгарырга ярамый“, - диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.