Иртәгә Изге Болгарда җыен узачак

Иртәгә Изге Болгарда җыен узачак

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Иртәгә Татарстанның Спас районында урнашкан Болгар каласында Идел болгарлары тарафыннан Ислам дине кабул итүнең 1084 еллыгына багышланган “Изге Болгарда җыен” дигән чара узачак. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте ярдәме белән оештырыла.

Тархи чыганакларга күз салсак, сигезенче йөздән башлап, Болгар шәһәре Идел Болгарстанының башкаласы була. Соңрак исә башкала Биләргә күчерелә. Унөченче гасырда, монгол яулары тарафыннан Биләргә басым ясалгач, Болгар янә башкала статусы ала. Ләкин 14-15 йөзләрдә аңа еш кына һөҗүмнәр булып тора. Князь Василий яуларының 1431 елгы көчле һөҗүменнән соң, Болгар бөтенләй яшәүдән туктый.

Бәхеткә, биредәге тарихи корылмаларның кайберләре бүгенгәчә сакланып калган.