«Сөләйман» мәчетенең балалар өчен оештырылган җәйге лагере үзенең эшен башлады

«Сөләйман» мәчетенең балалар өчен оештырылган җәйге лагере үзенең эшен башлады

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Мәскәү районында урнашкан «Сөләйман» мәчетендә махсуслаштырылган җәйге лагерь үзенең эшен башлап җибәрде. Кырык көнгә исәпләнгән әлеге лагерьга Россия төбәкләреннән килгән 40 тан артык бала ял итә.

Мәскәү районының Левченко бистәсендә урнашкан «Сөләйман» мәчетендә мондый лагерьлар инде дүртенче тапкыр оештырыла. Иркен табигать кочагында ял итү белән бергә, балаларның ялы Ислам темасына багышланган бәйгеләр һәм викториналар белән дә аралаштырыла. Шулай ук алар дин тарихы белән бергә, әхлак дәресләре дә ала. Лагерьның төп үзенчәлеге булып Коръәнне яттан өйрәнү тора. Биредә балалар аның егерме битен яттан өйрәнә. Моннан тыш алар табигатькә чыга һәм шәһәр мәчетләренә сәяхәт кыла.

«Лагерьга килергә теләк белдерүче балаларның саны елдан-ел арта бара. Быел да бирегә килергә теләк белдереп, республика районнарыннан, Мордовиядән һәм Башкортстаннан, шулай ук Ульяновски өлкәсеннән алтмыштан артык гариза кабул ителде. Әлеге җәйге лагерьларда урыннар чикле булганлыктан, без аларны сайлап алдык», - дип белдерде мәчетнең имам-хатибы Илдар Баязитов.