Хан сөякләрен җирләүдә татар дин әһелләре форумы делегатлары да катнаша – Ренат Закиров

1977 елда табылган хан сөякләре 19 майда җирләнәчәк.

(Казан, 10 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының кайбер делегатлары 19 май көнне хан сөякләрен җирләү чарасында катнашачак. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ренат Закиров белдерде.

Озак еллар күмелмичә яткан хан сөякләрен җирләүне Татарстан Диния нәзарәтенә тапшырылган иде.

Исегезгә төшереп узабыз, 1977 елда Казан Кремлендә табылган хан сөякләре Археология музеенда торды. Галимнәребез белдергәнчә, бу сөякләр 1467 елда вафат булган Мәхмүт хан һәм 1518 елда вафат булган Мөхәммәдәмин ханныкы.

Казан ханы сөякләрен Рамазан ае башланганчы, Казан Кремлендәге мавзолейга  җирләргә дигән карарга киленде. Дини йола 19 майда, Кол Шәриф мәчетендә җомга намазыннан соң башкарылачак.