news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс Халиков тамашачысына Корбан бәйрәменә сарык алырга сертификат бүләк итте

«Туган авылым» ресторанында ике кешелек кичке ашка сертификатны Ильяс Халиков сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән Регина исемле кызга тапшырырга булды.

Ильяс Халиков тамашачысына Корбан бәйрәменә сарык алырга сертификат бүләк итте
Владимир Васильев

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узган «Мәдрәсә — белем чишмәсе» дини театральләштерелгән концертта тамашачылар арасында бүләкләр уйнатылды. Төп бүләк итеп корбанлык сарыкка сертификат бирелде. Концертны «Мөнбәр» татар-дини театры оештырды.

Бүләкләр тамашачыларның билет номерлары буенча шобага салынды. Концерт ахырында Корбан бәйрәменә корбанлык уйнатылды. «Бу Корбан бәйрәменә үзебезнең Халиковлар гаиләсеннән бүләк», — диде дини җырлар башкаручы, «Мөнбәр» татар-дини театрын оештыручы Ильяс Халиков.

Ун кеше «Амира» хатын-кызлар өчен мөселман кибетеннән өчәр меңлек сертификат белән бүләкләнде. Ягъни әлеге кибет тарафыннан концертта утыз меңлек бүләк тапшырылды.

«Туган авылым» ресторанында ике кешелек кичке ашка сертификатны Ильяс Халиков сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән Регина исемле кызга тапшырырга булды. «Регина белән горурланабыз, ул биш вакыт намазын калдырмый», — диде ул.

Шулай ук концертта хиҗамага һәм «Нурклининг» компаниясеннән сертификатлар бүләк ителде.

«Үзләре ничектер табыла, Аллаһы Тәгалә бер җаен китереп чыгара инде. Без аны аңлап та бетермибез», — диде Ильяс Халиков «Татар-информ» хәбәрчесенә иганәчеләр табу турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100