Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә “Тыныч бакча” рухи комплексы барлыкка киләчәк

Аны август ахырында ачу планлаштырыла

 (Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә “Тыныч бакча” дип аталган рухи комплекс барлыкка киләчәк. Биредә мәчет, чиркәү, парк һәм спорт мәйданчыгы булдыру ниятләнә. Мондый үзенчәлекле урын төзү турындагы килешүгә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика балалар клиник хастаханәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе тарафыннан кул куелды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Килешүгә кул куйганчы, “Тыныч бакча”ның электрон презентациясе тәкдим ителде һәм проектны тормышка ашыру этаплары турында фикер алышу уздырылды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов һ.б. катнашты.

Мәчет һәм чиркәү Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланучы пациентларга ачык булачак. Авырулар да, аларның якыннары да дин әһелләренә үзләре теләгән вакытта мөрәҗәгать итә алачак.

“Тыныч бакча”ны август ахырында ачу планлаштырыла.