Татарстан мөфтие Мигъраҗ кичәсен гыйбадәттә үткәрергә чакыра

Бүген бөтен дөнья мөселманнары Мигъраҗ кичәсен каршы алачак.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Мигъраҗ кичәсе уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген кояш баегач, 26нчы раҗәбтән 27нче раҗәбкә каршы төндә, бөтен дөнья мөселманнары Мигъраҗ кичәсен каршы алачак.

«Мигъраҗ — Пәйгамбәрнең ﷺ күккә ашуы ул. Мигъраҗга кадәр Исра — Мөхәммәд ﷺ нең Мәккәдән Иерусалимга күчүе булган. Әлеге ике сәфәр дә, бер төндә булып, Мигъраҗ дип аталып йөртелә башлый. Пәйгамбәрнең ﷺ Исрасына иман китерү һәр мөселман гакыйдәсенең аерылгысыз өлеше булып тора», — ди мөфти.

"Мөселманнарның иң зур бәхете — көчле иман һәм Чиксез кодрәтле Аллаһка ышану, Аның ризалыгы, Пәйгамбәребезнең ﷺ безгә бөек Мигъраҗ төненнән соң калдырган белемнәре турында уйланырга чакырам. Киләсе төнне гыйбадәттә үткәргән һәркемнең догаларын Аллаһ кабул итсен", диелә мөфти мөрәҗәгатендә.