Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете төзелеше турында күргәзмә ачыла

«Буыннарның чынга ашкан хыялы» күргәзмәсе 2021 елның 10 июненә кадәр эшләячәк.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 2021 елның 11 мартында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Кол Шәриф» мәчетен төзи башлауның 25 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Буыннарның чынга ашкан хыялы» күргәзмәсе 2021 елның 10 июненә кадәр эшләячәк.

Күргәзмәне ТР Мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, ТР Дәүләт архивы, ТР Фәннәр академиясенең Археология институты, КФУның Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе оештыра.

Экспозициядә архитекторлар А.Саттаров һәм И.Сәйфуллинның «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларындагы автор модельләре һәм эскизлары тәкъдим ителгән. Алар мәчетнең беренчел образын барлыкка китергәндәге хезмәтне чагылдыра.

Әлеге күргәзмәне оештыру вакытында «Кол Шәриф» мәчетен проектлауда, төзүдә һәм бизәүдә катнашкан белгечләр белән махсус видеоинтервьюлар яздырылды. Бу интервьюлар һәм архивтагы видеохроника кадрлары мәчет төзелеше барышындагы атмосфераны торгызырга, проектның җәмәгатьчелек тарафыннан нинди яклау табуын күрсәтергә булыша.

«Кол Шәриф» мәчете — татар халкының рух ныклыгы һәйкәле һәм заманча мөселман архитектурасы җәүһәрләренең берсе.