420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Коронавирус таралуга бәйле рәвештә, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы дин тотучыларны гигиена таләпләрен үтәргә чакырды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс алмый торып, бер-береңне сәламләп кул бирешү һәм яңактан үбүдән тыелып торыгыз. Кешеләр күп җыела торган урыннарда медицина битлеге кияргә тырышыгыз. Эпидемия чигенми торып, хәтта алар хаҗ кылу һәм исламның изге урыннары белән танышуга бәйле булса да, ерак юлга сәфәр чыкмагыз», - диелә голәмәләр шурасы мөрәҗәгатендә.
Мөфтияттә искәртүләренчә, үзеңнең һәм башкаларның гомерен саклау - мөселман кешесенең башка игелекле гамәлләрдән өстен торган беренче дини вазифасы.