«Хозур ТВ» яңа тапшырулар тәкъдим итә

24 марттан, ягъни Рамазан ае алдыннан, танылган шәхесләр катнашында «Минем Рамазан» роликлары циклын трансляцияләү башланачак, алар ураза тоту тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалы яңа тапшырулар әзерләде. Яңартылган тапшырулар челтәре 10 мартта башлана. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында «Имам онлайн» яңа проектын күрә алачак. Мессенджерда чат форматын хәтерләткән кыска видеороликларда мөселманнарны борчыган иң актуаль темалар кузгатылачак.

Тапшырулар челтәрендә: биш вакыт намаз уку тәртипләрен өйрәнергә ярдәм итүче «Намазга өйрәник», «Нуруль-Идах» китабы буенча «Фикх дәресләре» һәм Коръән өйрәнү буенча «Әлифба сабаклары» исемле яңа тапшыру булачак. Ислам банкингы мәсьәләләре белән кызыксынучылар өчен «Ислам финанслары» тапшыруы күрсәтеләчәк.

24 марттан, ягъни Рамазан ае алдыннан, танылган шәхесләр катнашында «Минем Рамазан» роликлары циклын трансляцияләү башланачак, алар ураза тоту тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Шулай ук эфирда Рамазан турында уйланландыра торган тапшырулар көтелә.

Балалар өчен телеканал редакциясе төрле һөнәрләр һәм осталык серләре турында «Һөнәрләр» тапшыруын тәкъдим итәчәк. «Хозур ТВ”ны караучы хатын-кызлар өчен махсус «Хәзинә» тапшыруы эшләнә.

Гыйнвар аенда нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты IOS һәм Android платформалары өчен махсус «Хозур ТВ» мобиль кушымтасын эшләде. Шул рәвешле, теләгән һәркем «Хозур ТВ» телеканалын карый һәм «Азан» радиосын тыңлый ала. Кушымтаның уңайлы һәм аңлаешлы навигациясе «Хозур ТВ”ның YouTube-каналы һәм социаль челтәрдәге битләренә дә керергә мөмкинлек бирә.