“Чаллы-бройлер” предприятиесе эшләнмәләре шәригать кануннарына туры килә

“Чаллы-бройлер” предприятиесе эшләнмәләре шәригать кануннарына туры килә

(Чаллы, 10 арт, “Татар-информ”). Кичә Чаллы мөхтәсибәтенең шәһәр предприятиеләре эшләп чыгара торган ит продуктларын шәригать кануннары таләпләренә туры килүенә сертификацияләү буенча утырышы булды. Җитештерү процессында Ислам кануннарын төгәл үтәүне ТРның Төньяк-көнчыгыш регионы казые (шәригать судьясы) Рамил Юнысов, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин, Россия ислам университетының Чаллы филиалы ректоры Нурислам Ибраһимов һәм “Тәүбә” мәчетенең ике имамы Идрис Галәветдин һәм Мәлик Ибраһимов тикшерде.

Кулланыла торган ингредиентлар һәм җитештерү шартларын алдан тикшерү нәтиҗәләре буенча Чаллы мөхтәсибәте “Чаллы-бройлер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән ит-казылык продуктларының 21 төрен сертификацияләде. Әлеге эшләнмәләр “хәләл” билгесе белән маркаланачак (рөхсәт ителгән). Чаллы предприятиесе узган елның октябрендә Ислам кануннарына туры китереп кош ите әзерләүгә керешкән, продукция күләме көн саен өч тоннага җитә.